8 декабрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
СВОда югалган хәрбиләрне эзләү буенча ялган чатлар барлыкка килгән
Мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә махсус операция зонасында югалган хәрбиләрне эзләү турында ялган чатлар һәм төркемнәр барлыкка килгән. Бу хакта мәгълүмати-коммуникация технологияләрен законсыз куллануга каршы көрәшне оештыру идарәсе кисәтә.
-
Яңалыклар
Татарстан халкын бозлавык турында кисәттеләр
Бүген иртәдән республикада бозлавык көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе республика халкын иминлек чараларын үтәргә чакыра.
-
Яңалыклар
Газ хезмәткәрләренә, торак хуҗасы риза булмаса да, фатирга керүне рөхсәт итәргә мөмкиннәр
Россиядә газ хезмәтендә эшләүчеләр, торак хуҗалары риза булмаса да, җиһазларны тикшерү өчен фатирларга керү хокукы алырга мөмкин. Монда суд карары чыгарылган очраклар турында сүз бара. Бу хакта Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты урынбасары Сергей Колунов «РИА Новости»га әйткән, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Бу атнада Владимир Путин Кеше хокуклары буенча Совет белән киңәшмә үткәрәчәк
Киләсе атнада Россия Президенты Владимир Путин Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советы утырышын үткәрәчәк. Бу хакта «Россия 1» телеканалы журналисты Павел Зарубинга сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.